Форум яшьләр өчен төп мәйданчык булып тора, анда һәр яшь кеше һәм команда үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала.
Форум ел саен Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. 2019 елда форум 9 тематик мәйданчыкта узачак: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Игелек территориясе», «Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе», «Спорт территориясе», «Кече ватан территориясе», «Гражданлык җәмгыяте территориясе».
Форумда 14-30 яшьлек проект һәм идея авторлары катнаша ала. «Яшь галимнәр» категориясенә караган затлар форумда 35 яшькә кадәр катнаша ала.
Гаризаларны теркәү Форумның рәсми сайтында башкарыла www.forumtatarstan.com 2019 елның 25 февраленнән 25 мартына кадәр.
Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: форумда катнашу өчен бирелгән гаризалар саны Татарстан Республикасы муниципаль районнарында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген бәяләү критерие буларак кертелгән.
Элемтә өчен җаваплы затлар: Нәфис Сираҗетдинов, форумның башкарма директоры, тел: 8(960)084-21-33; Елизавета Романова, форум администраторы, 8(917)298-69-94.