2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында үзмәшгульләр күләгәсеннән чыгару буенча эксперимент старт алды. Әлеге эксперимент шулай ук Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә дә уза.
Моның өчен салым салуның яңа махсус режимы кертелде - профессиональ керемгә салым.
Яңа режим белән физик затлар, шул исәптән эшчәнлек алып бару урыны булып Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъектыннан торучы, милекне кулланудан табыш алучы экспериментка кертелгән шәхси эшмәкәрләр, шулай ук эш бирүчеләре булмаган һәм хезмәт килешүләре буенча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итми торган эшчәнлектән файдалана алачаклар.