Татарстан почта элемтәсенең авыл бүлекләренә цифрлы приставкалар сатуга чыгарылды. Хәзер ерак торак пунктларда яшәүчеләр, район үзәгенә бармыйча, якындагы почта аша цифрлы сигнал кабул итү өчен җиһазлар сатып ала алалар.
Телевизион приставкалар республиканың 500 авыл почта элемтәсе бүлекчәләрендә һәм 150 шәһәрдә сатуда бар, өстәвенә, минималь мөмкин булган бәядән приставкалар булу турында конкрет почта элемтәсе бүлекләрендә (843) 221-18-46 телефоны буенча ачыклап була. Товары булмаса, аны шулай ук каталог буенча теләсә кайсы почта бүлегендә заказ бирергә мөмкин.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.