ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2019 ел
шимбә

Лениногорскида  “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәмгә килүчеләрне бәйрәм белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бу язгы бәйрәм барлык милләт кешеләрен берләштерә, сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләде.

2019 елның 22 мартында “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улы рәислегендә җирле үзидарә эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» форматында утырыш узды. 


22
март, 2019 ел
җомга

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, иртәгә Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык.

Торак фонды объектларының янгын куркынычсызлыгын арттыру максатларында һәм Татарстан Республикасында янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу очраклары ешаю сәбәпле, Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов кушуы буенча шәһәрдә һәм районда, барлык авыл җирлекләрендә дә комиссия тикшерүе, күпфатирлы торак һәм шәхси йортларны профилактик тикшерү үткәрү өчен төркемнәр төзелде.

2019 елның 21 мартында «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында үзәк мәйданда “Форпост” үзәге активистлары буклетлар тараттылар. Әлеге чараның төп максаты булып җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә катнашуга җәлеп итү һәм аларны куллануны профилактикалау тора.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау комиссиясенә мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатучы видеоролик урнаштырды. Әлеге роликта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова комиссиягә кем мөрәҗәгать итә ала, нинди срокта һәм нинди нигез булганда, дип аңлата.    Видеороликны сылтама буенча карарга була https://www.youtube.com/watch?v=3xUMfmA1Dec&t=13s.

Лениногорск районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм шәһәрнең төрле оешмаларының лаеклы хезмәткәрләрен аларның тормышында мөһим вакыйгалар белән котлау күркәм традициягә әверелде.

Әгәр ата-ана үзенең балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдә катнашмаса һәм алиментлар түләү турында нотариаль расланган килешү булмаса, аларны карап тотуга (алиментлар) акчаларны суд аша боерык яки дәгъва производствосы тәртибендә (РФ Гаилә кодексының 80 статьясы, РФ Граждан процессуаль кодексының 122 статьясы) түләтергә мөмкин.

2019 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләре РФ Мәгариф  министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең уртак боерыклары белән расланды һәм РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт һәм педагогик үлчәүләр федераль институты тарафыннан 2019 елгы бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча консультацияләр сериясен физика буенча видеоролик дәвам итә. Анда Мәскәү югары уку йортлары белгечләре һәм укытучылары чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга ничек әзерләнүләрен һәм эшне башкарганда нәрсәгә аерым игътибар бирергә кирәклеген сөйлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International