ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 12 апрельдә халык өчен хезмәт сораулары белән бәйле «кайнар линия» эшлиячәк. Аның кысаларында Республикада кеше хокуклары буенча вәкил аппараты хезмәткәрләре, хезмәт инспекциясе һәм Профсоюзлар федерациясе  хезмәт хокукларын яклау буенча консультация бирәчәк.

2018 елның 27 декабрендәге “Башкарма производство турында”  Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы 539-ФЗ Федераль закон нигезендә,  акча тотып калу өчен башкарма документ җибәрүнең максималь күләме 100 мең сумга җитте. Элек ул 25 мең сум иде.

Пропискасы булмаган татарстанлыларга социаль пенсия яшәү урыны буенча түләнә. Пенсия рәсмиләштерү буенча өстәмәләр үз көченә март аенда керде. Хәзер пенсия алу өчен Россия дә яшәвеңне раслау өчен Пенсия фонды идарәсенә барып, гариза язарга, яисә социаль ярдәм күрсәтү оешмасыннан алган документлар тәкъдим итәргә кирәк.

2 апрельдә  «КЦСОН «Исток-Башлангыч» үзәге җитәкчелеге балигъбулмаган балаларына алимент түләмәүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырылды.

Страховательләргә 2019 елның 15 апреленнән дә соңга калмыйча үз хезмәткәрләренә март өчен СЗВ-М формасында отчет бирергә кирәк. Әлеге отчетка ФИО, СНИЛС, ИНН керә.

Үткәрү программасы

Туган якны өйрәнү музеенда "Татарстанның музей язы" акциясе кысаларында, 3 апрель шәһәрнең ветеран оешмалары өчен бушлай экскурсия көне итеп тгълан ителгән иде. Беренче булып геофизик ветераннар килде. 

11 апрельдә 14 сәгатьтә республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә, адресы: Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10нчы йорт, 2нче катта  техник яктан катлаулы товарлар сату белән шөгыльләнүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр өчен семинар-киңәшмә узачак. Эшмәкәрләрне катнашырга чакырабыз.

 25 - 29 мартта Мәскәүдә педагог-рәссамнарның  VI Халыкара форумы узды. Анда Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Татьяна Ивановна Петрова катнашып, секция эшендә чыгыш ясады. Ул шулай ук «Весь мир на палитре» V Халыкара күргәзмәсендә катнашты.

3 апрельдә «Маркс» авыл хуҗалыгы пнредприятиесендә ел саен үткәрелә торган тракторларга техник күзәтү үткәрелү үтте. Әлеге чара вакытында кыр эшләре вакытында трактор һәм прицепларны кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә һәм аңлату эше алып барылды. Һәр механизатор үзенә беркетелгән техниканы  күрсәтте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International