25 - 29 мартта Мәскәүдә педагог-рәссамнарның VI Халыкара форумы узды. Анда Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Татьяна Ивановна Петрова катнашып, секция эшендә чыгыш ясады. Ул шулай ук «Весь мир на палитре» V Халыкара күргәзмәсендә катнашты.
Татьяна Ивановна «Лучший педагог-художник года» мактаулы исеменә лаек булды.