3 апрельдә «Маркс» авыл хуҗалыгы пнредприятиесендә ел саен үткәрелә торган тракторларга техник күзәтү үткәрелү үтте. Әлеге чара вакытында кыр эшләре вакытында трактор һәм прицепларны кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә һәм аңлату эше алып барылды. Һәр механизатор үзенә беркетелгән техниканы күрсәтте.
Тикшерү барышында беренче чиратта машинаның теркәлү таныклыгы ОСАГО булуы, үткән техосмотрлар, машинист-тракторист таныклыгы тикшерелде. Шуннан соң тракторларның техник торышы каралды.
Маркс хуҗалыгы техосмотрга 17 берәмлек техника тәкъдим иткән иде, 15енә техосмотр үтү турында документ тапшырылды. Ике тракторгаи акт төзелде, алар 20 көн эчендә кабат техосмотр үтәргә тиешләр.
15 апрельгә кадәр техосмотрлар барлык хуҗалыкларда үтәчәк.