Туган якны өйрәнү музеенда "Татарстанның музей язы" акциясе кысаларында, 3 апрель шәһәрнең ветеран оешмалары өчен бушлай экскурсия көне итеп тгълан ителгән иде. Беренче булып геофизик ветераннар килде.
Шуннан соң "Шәһәр ветераннар советы һәм музейның хезмәттәшлеге" темасына түгәрәк өстәл үтте. Музейны киңәйтү, фондларын тулыландыру буенча тәкъдимнәр булды. Бергә эшләү өчен план эшләнде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.