2018 елның 27 декабрендәге “Башкарма производство турында” Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында”гы 539-ФЗ Федераль закон нигезендә, акча тотып калу өчен башкарма документ җибәрүнең максималь күләме 100 мең сумга җитте. Элек ул 25 мең сум иде.
Акча артыннан бурычлыга эш хакы, пенсия, стипендия, яисә башка даими түләүләр башкаручы оешмага турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Башкарма документ белән бергә, гариза да тапшырырга, анда булырга тиеш:
1) банк счеты реквизитлары;
2) фамилия, исем, отчество, гражданинның шәхесен раслаучы документның реквизитлары;
3) салым түләүченең идентификацион номеры яисә чит ил оешмасының исеме, юридик затның дәүләт теркәве һәм юридик адресы.
Әлеге закон 2019 елның 8 гыйнварыннан үзә көченә керде.