Кешегә Россия Пенсия фонды түләүләренә хокукы туктатыла торган берничә очрак бар. Ул берничә сәбәп белән килеп чыга. Мәсәлән, эшкә урнашу, яисә кеше эшкә яраксыз дип танылу туктатылганнан соң. Шундый очракларда бу турыда Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк.
Сарабиккол авылында үткән семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
7 апрельдә Урдалы авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Совет урамындагы йорт тулысынча янгын белән урап алынган була. Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы ала. Алар йорт хуҗасын көндез күрүләре турында әйтәләр.
Лениногорск районында 2019 елның беренче кварталында "Мошенниклык" мәддәсе буенча 8 җинаять эше кузгатылды. Бу сан һәм фактлар халыкны уяу булырга кирәк, дип кисәтә. Гражданнарның социаль мошенниклык проблемасына ныграк юнәлтү максатында, Лениногорск хокук сакчылары "Сак булыгыз, мошенниклар" акциясендә катнашты. Алдарлар күбрәк өлкән кешеләрне алдыйлар, тик соңгы вакытта яшьләр арасында да алданучылар еш очрый башлады.
Казанда “Рус халык уенчыгы” регионара конкурсы җиңүчеләрен6 бүләкләү= чарасы үтте. Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучылары да конкурс-күргәзмәдә катнаштылар.
Районыбызның Кирлегәч авылы күренекле шәхесләр биргән авыл. Бүген авылда ике олы шәхесне искә алу кичәсе узды һәм аларга багышлап истәлек тактасы ачылды.
Үзмәшгульлеккә салым - өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Әлеге проект турында аңлату максатында, салым органы бу турыда аңлату эшчәнлеген дәвам итә.
Республика Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 8 апрельдә республика территориясендә томан булачак, юлларда урыны белән бозлавык.
Татарстан буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында гаражлар һәм аларны сатып алу турында әзерләнүче федераль закон турында видеоролик урнаштырды.
ТР Лениногорск муниципаль районында "Дубки" дигән яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Әлеге берләшмә Лениногорск районының 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган. Мәктәп урманчылыгында катнашучыларны ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Александр Степанов сәламләде.