7 апрельдә Урдалы авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Совет урамындагы йорт тулысынча янгын белән урап алынган була. Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы ала. Алар йорт хуҗасын көндез күрүләре турында әйтәләр.
112 квадрат метр мәйданны биләп алган янгынны бер сәгать дәвамында сүндерәләр. Янгын сүндерүчеләр өй эченнән янып үлгән 61 яшьлек ир-атны алып чыгалар.
Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларны монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.