Сарабиккол авылында үткән семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
6 апрельдә «Сатурн-Урал»җәмгыятендә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар үтте. Чарада җитәкчеләр, агрономнар, инженерлар катнашты.
Семинарда райлон Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков чыгыш ясады. Ул язгы кыр эшләрен кыска срокларда сыйфатлы итеп үткәрергә кирәклегенә басым ясады. Моның өчен авыл хуҗалыгы техникасының өзлексез эшләве, агрегатлар өчен ягулык-майлау материалларының булуы, орлык һәм минераль ашламалар кирәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе накчальнигы Илнур Шәмарданов район хуҗалыкларында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге турында сөйләде. Язгы чәчү эшләре 35 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак. Язгы кыр эшендә 180 берәмлек трактор, 20 чәчү комплексы, 50 чәчү агрегаты һәм башка техникалар катнашачак.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Ренат Мостафин һәм “Сатурн-Урал” хуҗалыгының агрономы Ринат Исмәгыйлев авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү механизмнары һәм агрегатларга куелган тиешле агротехник кагыйдәләр белән таныштырдылар.
Гстехнадзорның Лениногорск бүлеге баш инспекторы Илнур Галимов хуҗалыкларда уза торган техник күзәтүләр турында сөйләде.
Шулай ук хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибар бирелде.