Лениногорск районында 2019 елның беренче кварталында "Мошенниклык" мәддәсе буенча 8 җинаять эше кузгатылды. Бу сан һәм фактлар халыкны уяу булырга кирәк, дип кисәтә. Гражданнарның социаль мошенниклык проблемасына ныграк юнәлтү максатында, Лениногорск хокук сакчылары "Сак булыгыз, мошенниклар" акциясендә катнашты. Алдарлар күбрәк өлкән кешеләрне алдыйлар, тик соңгы вакытта яшьләр арасында да алданучылар еш очрый башлады.
Профилактик әңгәмә үткәрү һәм листовкалар тарату максатында хокук сакчылары базар һәм сәүдә үзәгендә булды, бер үтеп баручы да игътибардан читтә калмады. Хокук сакчылары һәркемгә уяу булырга киңәш итте.
Хөрмәтле гражданнар! Игътибарлы һәм уяу булыгыз! Алдарлар һәр көн саен яңа алымнар уйлап чыгарып тора, аннан котылу юлы - уяу булу.
Әгәр мошенниклар корбаны булсагыз, "02"телефоны буенча шалтыратыгыз!