ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

8 апрельдә Лениногорск политехник колледжында "Алкогоглизм һәм аның нәтиҗәләре" темасына сыйныф сәгате үтте. "Логос" үзәге педагог-психологы Анастасия Антипова төрле авыруларга китерүче фкторлар турында сөйләде. Студентлар да актив катнаштылар, мисаллар ярдәмендә алкоголизмның начар тәэсирен аңладылар. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә дәүләт урман реестрында һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында каршылыкларны бетерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

Тоталь диктант - ел саен уза торган белем бирү акциясе, анда ирекле рәвештә катнашырга теләге булган һәркем катнаша ала. Быел "Тоталь диктант"ны язу 13 апрельдә планлаштырыла. Безнең шәһәрдә ул 2нче мәктәп базасында узачак, 14.00 сәгатьтә башлана. 

"Татарстанның музей язы - 2019" программасы кысаларында 6 апрель гаилә ялына багышланган иде. Ленниогорскилылар бушлай экскурсиядә булды, элекке өстән уеннары уйнады, квестта катнашты. 

Лениногорск Халыклар дуслыгы йортына 7 милли автономия керә. Ул көнне Мәдәният сараенда әрмән халкының яшь кызлары өч конкурста катнашып, үзләренең ватаннары турында сөйләделәр, гаиләләре белән таныштырдылар, осталыкларын күрсәттеләр, туган телләрендә шигырь сөйләделәр, уен коралларында уйнадылар.

12 апрельдә Лениногорск балалар музыка мәктәбендә  мәктәпнең 65 еллыгына багышлап икенче республика фәнни-гамәли конкурсы узачак. Темасы: “Өстәмә белем бирү оешмаларында заманча шартларда һөнәр алды һәм гомум үсеш бирүче музыкаль белем”.


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

5 апрель көнне "Өмет" психологик-педагогик хезмәте психологлары Портнова А. В., Зәйнәгетдинова А. Р., Йосыпова З. И. һәм Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Прохорова А. В. 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында суицидаль тотышны профилактикалау, шулай ук яшүсмерләр арасында үз-үзеңне бәяләү һәм буллингны (җәберләү) булдырмау мәсьәләләре буенча укытучылар белән тренинг үткәрделәр.

Республика Гидргометүзәк мәгүлүматлары буенча, 9 апрельдә республика территориясендә аязучан болытлы һава, урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” башкарма комитеты тәэмин итүчеләрне (подрядчылар, башкаручылар) ТР биржа мәйданчыгында  http://bp.zakazrf.ru/ теркәү кирәклеге турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Указы нигезендә, муниципаль учреждениеләр 2018 елның 25 июленнән башлап, 100/400 мең сумлык продукция сатып алуны башкарганда, ЭТП "Биржевая площадка" ресурсын кулланырга тиеш.

Массакүләм мәгълүмат чараларында 8 апрельдән шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән участокларда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә ярамый дигән мәгълүмат пәйда булды. Моны яңартылган җир кишәрлекләрен файдалану төрләре классификаторы үз көченә керүе белән бәйлиләр.  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган классификаторга, чыннан да, үзгәрешләр кертелде һәм «рөхсәт ителгән» төрләре тасвирламалары тәгаенләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International