ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә иминият компанияләре һәм иминият агентларын uslugi.tatarstan.ru порталында электрон сервислар урнаштыруга чакыра.

Цифрлы эфир телевидениесен телевизор ярдәмендә генә түгел, мобиль җайланмада да карарга була. Смартфонда "Сан" еш кына юлда яки шәһәрдән читтә эшләүчеләрнең күңеленә хуш киләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Алар шартлы рәвештә эшләми һәм әлеге категория затлар өчен законнарда каралганча аңлатыла:


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

16 апрель көнне халык өчен хезмәт сораулары буенча “кайнар линия” эшләячәк. Татарстанда Кеше хокуклары буенча Уполномоченный Аппараты хезмәткәрләре, Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе  гражданнарның хезмәт хокукларын яклау сораулары буенча консультация бирәчәк.

РТРС Генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы буенча, Лениногорск радиотелеүзәгендә 15 апрельдә планлы ремонт-профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле, 2.00-11.00 сәгать аралыгында аналог һәм цифрлы телетапшырулар сүндерелеп торачак. 

4-5 майда Татарстан башкаласында   Ак Барс Банк Казан марафоны 2019 узачак.  Аның кысаларында оештыру комитеты республика муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы йөгерүче районга конкурс игълан итте.

Росреестр РФ Гражданлык кодексына һәм күчемсез милек турындагы законнарны камилләштерү өлешендә кайбер башка закон актларына үзгәрешләр кертүне күздә тота торган закон проектлары буенча эш алып бара.  Әлеге закон проектлары күчемсез милек объектының төгәл төшенчәсен, шулай ук хәрәкәт һәм күчемсез милекне чикләү критерийларын билгели. 

8 апрельдә Лениногорск политехник колледжында "Алкогоглизм һәм аның нәтиҗәләре" темасына сыйныф сәгате үтте. "Логос" үзәге педагог-психологы Анастасия Антипова төрле авыруларга китерүче фкторлар турында сөйләде. Студентлар да актив катнаштылар, мисаллар ярдәмендә алкоголизмның начар тәэсирен аңладылар. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә дәүләт урман реестрында һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында каршылыкларны бетерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International