12 апрельдә Лениногорск балалар музыка мәктәбендә мәктәпнең 65 еллыгына багышлап икенче республика фәнни-гамәли конкурсы узачак. Темасы: “Өстәмә белем бирү оешмаларында заманча шартларда һөнәр алды һәм гомум үсеш бирүче музыкаль белем”.
1. 9 дан 10 сәгатькә кадәр теркәлү.
2. 10 сәгатьтә пленар утырыш башлана.
3. 11 -13 сәгатьтә секцияләрдә эш.
4. 13.00 сәгатьтә “түгәрәк өстәл”.
Теләге булган һәркемне чакырабыз!