«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Талпан энцефалиты» темасына чара үтте

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Талпан  энцефалите»дигән темага медицина туташы Надежда Аглиуллина  төркемдә дәрес үткәрде.

Җылыта башлану белән, талпан кадалу  куркынычы барлыкка килә. Талпан кадалу сәламәтлеккә күп зыян китерергә мөмкин, һәм кеше гомерен куркыныч астына куярга мөмкин, шуңа күрә бу проблемага җитди карарга кирәк.

Дәреснең максаты-социаль хезмәткәрләрне талпан тешләүдән ничек саклану, тешләгән очракта нишләргә булуы турында кисәтү иде.  Әгәр сез табигатьтә ял итәсез икән, барлык саклану чараларын үтәргә һәм табиб киңәшләренә игътибар итәргә  кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International