«Агрофирма Лениногорская» җәмгыяте базасында орлык материалын язгы чәчүгә әзерләү буенча семинар-киңәшмә үтте. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, «Россельхозцентр» филиалы бүлеге белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше Иске Иштирәк мәдәният йортында үтте. Орлык материалы һәм аның сыйфатын арттыру турында авыл хуҗалыгы идарәсенең пргоизводство-маркетинг бүлеге начальнигы Ренат Мостафин чыгыш ясады. Бүгенге көндә хуҗалыкларда 8,5 мең тонна бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыгы әзерләнгән. Ул җитәкчеләргә чәчү алдыннан орлыкны сыйфатлы итеп эшкәртергә кирәклеген искәртте.
Шуннан соң ТР ФГБУ «Россельхозцентр» филиалы бүлеге белгечләре һәм биологик препаратлар, химик средстволар җитештерүче компания вәкилләре чыгыш ясады.