Ана капиталы программасына төзәтмәләр гаиләләргә торак хәлен яхшыртуга средстволарны нәтиҗәлерәк кулланырга ярдәм итә

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

29 марттан ана капиталы программасына төзәтмәләр үз көченә керде, ул гаиләнең торак хәлен яхшыртуга тотачак средстволарына кагыла.

Үзгәрешләрнең берсе ана капиталы средстволарына сатып алына торган торакка кагыла. Яңа нигезләмә буенча, торак фонды органының торакны яшәү өчен яраксыз дип бәяләве средстволарны куллануны тыюга нигез булып тора.

Торак йорт турындагы мәгълүматны Пенсия фонды идарәсе җирле үзидарә органнары, дәүләт торак күзәтчелеге һәм муниципаль торак контроленнән соратып ала.  

Төзәтмәләр буенча Пенсия фонды сертификат хуҗасына средстволарның кулланылып бетүе турында хәбәрне 1 ай эчендә хәбәр итәргә тиеш.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International