ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Хезмәт законнары бозу очраклары булган очракта,  гражданнар "Халык контроленә" мөрәҗәгать итә ала. Әгәр рәсми рәвештә эшкә алмасалар, хезмәт хакын "конвертлата" түләү булса, сылтама буенча хәбәр итегез:  https://uslugi.tatarstan.ru/.

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклар! 26 апрельдә шәһәрдә юллар ябылачак:

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коммерциячел  булмаган  бакчачылык   һәм яшелчәчелек   ширкәтләренә    шуны  хәбәр итә,  җир  асты  суларын  чыгару  максатында  байлыкларыннан  файдалануга  скважиналарны   лицензияләү  мәҗбүри процедура.  Су чыгару  скважинасына лицензия  алу  зарурлыгы  гамәлдәге  законнарда   (“Җир асты  байлыклары  турында” Россия  Федерациясе  законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән.  Җир асты  байлыкларыннан   файдалану       лицензия  рәвешендәге  махсус  дәүләт  рөхсәте  белән  рәсмиләштерелә,  ә  җир  асты  суларын  чыгару  максатында  су  җыю   скважинасыннан  файдалану  җир  асты  байлыкларыннан  файдалануга  керә.  

23 апрельдә "Лениногорск урманчылыгы"ның Зәй-Каратай урманчысы вазифаларын башкаручы Роза Якупова Зәй-Каратай мәктәбендә "Агачны утыр һәм сакла" дәресен үткәрде. Анда ул укучыларга кеше тормышында урманның роле, табигать законнары һәм үзеңне урманда тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. 

1 апрельдән Бөтенроссия халык исәбен алу-2020гә әзерлек эшләре башланды. Аның максаты республика территориясендә урнашкан корылмалар турында тулы һәм актуаль мәгълүмат булдыру. Үзидарә органнары белән берлектә урамнарның исемнәре, йортларның номерлары булу тикшереләчәк. Шулай ук урамнарның яктытылуына игътибар ителәчәк.

Лениногорск Мәшгульлек үзәге өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын арттыру һәм ярдәм итү программасы, шулай ук “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында, пенсия алды яшендәге гражданнарны һөнәри укытуга һәм өстәмә һөнәри укытуга чакыра.

26 апрельдә Лениногорскида берничә чара үтәчәк.  Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган тантаналы чара Г.Тукай һәйкәле янында узачак. Бәйрәм сәгать 10 да башлана.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Кукмарада Татарстанда Террочылыкка каршы һәм наркоманиягә каршы көрәш комиссияләре утырышы узды. Комиссия эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Террочылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль идарәләре вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. 

Халыкның мөрәҗәгатен исәпкә алып, 27 апрельдән Лениногорск-Ивановка-Аккүл автобус маршруты расписаниесенә үзгәрешләр кертелә:

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Гафарова Сабина Трофимова Арина, Сафин Нариман Россия Рәссамнары укытучылары берлеге оештырган «Сәнгать аша - тормышка» V Халыкара балалар рәсем конкурсы лауреатлары булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International