1 апрельдән Бөтенроссия халык исәбен алу-2020гә әзерлек эшләре башланды. Аның максаты республика территориясендә урнашкан корылмалар турында тулы һәм актуаль мәгълүмат булдыру. Үзидарә органнары белән берлектә урамнарның исемнәре, йортларның номерлары булу тикшереләчәк. Шулай ук урамнарның яктытылуына игътибар ителәчәк.