Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында гражданнарның күчемсез милек объектлары буларак теплица ясарга һәм бу салымнар өчен түләргә мәҗбүр булуы, югыйсә аларга штраф янавы турында мәгълүмат пәйда булуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән " Бакчачылык һәм яшелчәчелек турында"гы законның күчемсез милек объектларына хокукларны кадастр исәбенә алу һәм теркәү тәртибен үзгәртмәвенә игътибар итә.
18-20 апрельдә Волжск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турниры үтте. Ленниогорск көрәшчеләренең нәтиҗәләре:Үз үлчәү авырлыгында беренче урында - Маилян Артур. Үз үлчәү авырлыгында икенче урында -Хайбрахманов Ильгинар. Маилян Артурга махсус приз тапшырылды.
Лениногорскида «Президент спорт уеннары» спорт ярышларының муниципаль этабы үтте. Анда Лениногорск белем бирү учреждениеләрнең 2004-2005, 2006-2007 елгы укучылар катнашты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында һәм район Башлыгы боерыгы нигезендә Лениногорскида урамнарны юу дәвам итә.
ТР Гидометүзәк мәгълүматлары буенча, 25 апрельдә аязучан болытлы көн булачак. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Һава температурасы төнлә +3 +8, көндез +13 +18 градуска хәҗле җылы булачак.
Лениногорск муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе кабинетында табигатьне саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Кабул итүне Татарстан табигать саклау районара прокуроры - юстиция өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Тимур Гыйләҗев, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк - Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Альберт Маликов, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков үткәрде, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Урманда йөрү, пикниклар һәм ... талпаннар сезоны җитә. Табигатькә чыккач, үз иминлегең турында кайгыртырга кирәк. Талпан тешләвеннән ничек сакланырга икән?
2019 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 200 нче кечкенә бала тууы теркәлде.
25 апрель көнне 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле катнашында «Торак-коммуналь Киңәшләр» программасы Туры Эфирда була. Дача сезоны алдыннан сүз бу атнада билгеле булганча, «дача амнистиясе» турында барачак, чөнки аны 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайтырга планлаштыралар. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда белдерде.
2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Зөбәрҗәт» юбилярларны Гиниятуллиннар Зөфәр Салих улың һәм Нурсинә Габделхак кызын котлады.