23 апрельдә "Лениногорск урманчылыгы"ның Зәй-Каратай урманчысы вазифаларын башкаручы Роза Якупова Зәй-Каратай мәктәбендә "Агачны утыр һәм сакла" дәресен үткәрде. Анда ул укучыларга кеше тормышында урманның роле, табигать законнары һәм үзеңне урманда тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Дәрес ахырында балаларны 27 апрельдә үтәчәк "Урман утырту көнендә" катнашырга чакырды.