Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Кукмарада Татарстанда Террочылыкка каршы һәм наркоманиягә каршы көрәш комиссияләре утырышы узды. Комиссия эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Террочылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль идарәләре вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Утырыш вакытында министрлык һәм ведомство, республика муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының наркотик средстволар һәм психотроп матдәләр таратуга каршы һәм халыкны профилактикалау буенча эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
Утырышта Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов та чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, Лениногорск эчке эшләр бүлегендә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 67 җинаять теркәлгән, бу 2017 елдагы күрсәткечләрдән кимрәк. Мөһим юнәлеш булып, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау һәм дәвалау тора. Наркологик ярдәм Лениногорск үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында, 2017 елда - 78, 2018 елда 73 кешегә Әлмәт һәм Бөгелмәдәге республика наркодиспансеры филиалларында күрсәтелгән. Районда «SаМоSтоятельные дети» республика проектының актив эшчәнлек алып баруының да әһәмияте зур, анда 17 белем бирү учреждениесеннән 235 укучы катнаша.
“Наркоманияне профилактикалауны шәхси контролемдә тотачакмын”, - диде, - район Башлыгы Рәгать Хөсәенов.