ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2019 ел
җомга

3 августта "Шәһәрнең мәдәни мохите" сезне кунакка чакыра. Чаралар сәгать 10 да башлана. Рәхим итегез!

 

5 августта Лениногорскида Ишегалды бәйрәмнәре башланып китәчәк һәм алар 21 августта төгәлләнәчәкләр. 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы "Дача амнистисе" н озынайта торган законны өченче укылышта кабул итте. "Дача амнистия"се шартлы термин, ул 93нче Федераль законны аңлата. Аның буенча гражданнар җир участокларын һәм андагы корылмаларны гадиләштерелгән схема буенча рәсмиләштерә алалар. 

В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтенеке булмаган экология фонды һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, “Россия тыюлыклары” экспоүзәге” автоном коммерциясез оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, “Иң яхшы эковолонтерлык отряды” II Бөтенроссия бәйгесен үткәрү турында игълан итте. Гаризалар 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 28-31 октябрендә Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия экологик белем бирү конференциясендә булачак.

Пенсия фонды идарәсе 1960-1961 елгы ир-атларны һәм 1965-1966 елгы хатын-кызларны картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүгә документларны алдан әзерләү өчен чакыра.Мондый эшнең төп максаты-гражданнарга кирәкле документларны әзерләүдә ярдәм итү һәм пенсияне тиз һәм вакытында билгеләүне тәэмин итү.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның сорауларын анализлый, кирәкле мәгълүматны таба һәм оператор ярдәмендә дә, мөстәкыйль рәвештә дә диалог алып бара торган чат-бот сынала.

23 августка кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмалардан республика бюджетыннан субсидия алу өчен заявкалар кабул итә. 

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы урман янгыннарыннан төтенләнгән Россия регионнарында яшәүче кешеләргә организмга зарарлы химик матдәләр керүне чикләүче профилактик чараларга аерым игътибар бирергә тәкъдим итә.

29-31 июльдә Кукмара районында республика мәктәп урманчылыкларының өченче слеты үтте. Анда Лениногорск муниципаль районыннан 3нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары катнашты. 


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында республика "Халык контроле" порталына килгән заявкаларны үтәү сораулары буенча киңәшмә үтте. Анда республика "Халык контроле" кулланучылары белән элемтәне координацияләү бүлеге начальнигы Рөстәм Низамиев катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International