29-31 июльдә Кукмара районында республика мәктәп урманчылыкларының өченче слеты үтте. Анда Лениногорск муниципаль районыннан 3нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары катнашты.
Әлеге слет урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан республикада эшче һөнәрләр елы кысаларында үткәрелде. Безнең укучылар конференөия барышында үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр, "Урман эзтабарлары" эко-квестында беренче урын алдылар.
Укучыларга һәм команда җитәкчесенә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.