Лениногорскида "Халык контроле" порталына килгән заявкаларның 67 проценты хәл ителгән

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында республика "Халык контроле" порталына килгән заявкаларны үтәү сораулары буенча киңәшмә үтте. Анда республика "Халык контроле" кулланучылары белән элемтәне координацияләү бүлеге начальнигы Рөстәм Низамиев катнашты. 

   Лениногорск муниципаль районында "Халык контроле" сервисына килгән мөрәҗәгатьләрне карау карау тәртибе турында Ленниогорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Артур Мөхәмәтшин хәбәр итте. 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 июленә кадәр системада барлыгы 935 заявка басылып чыккан. 632 заявка хәл ителгән статусында. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге юллар, тротуарларның торышы, төзекләндерү белән бәйле. 

2019 елның 1 августына системада планлаштырылган 135 заявка бар. алар барысы да район җитәкчелеге контролендә тора. 

Рөстәм Низамеев Башкарма комитетның лениногорскилыларның мөрәҗәгатьләрен карау буенча эшчәнлеген яхшы дип бәяләде, заявкаларның 67 проценты хәл ителгән, бу - республика буенча уртача күрсәткеч. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International