23 августка кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы социаль әһәмияттәге проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмалардан республика бюджетыннан субсидия алу өчен заявкалар кабул итә.
Гражданлык җәмгыяте һәм гражданлык инициативасы институтларын үстерү, шулай ук гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга шартлар тудыруга бәйле проектлар каралачак. Монда тагын хәйриячелек, спорт, цифрлы белем бирү, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаенннан үткәрелгән чаралар һәм башка юнәлешләр керә.
Коммерцияле булмаган оешма тормышка ашыру вакыты 12 айдан артмаган проект белән бәйле бары бер генә заявка бирә ала.
Кирәкле документлар ТР Икътисад министрлыгы сайтында урнашкан:http://сайте