Йортны яки участокны гадиләштерелгән тәртиптә МФЦның һәр бүлегендә теркәргә мөмкин

2019 елның 2 августы, җомга

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы "Дача амнистисе" н озынайта торган законны өченче укылышта кабул итте. "Дача амнистия"се шартлы термин, ул 93нче Федераль законны аңлата. Аның буенча гражданнар җир участокларын һәм андагы корылмаларны гадиләштерелгән схема буенча рәсмиләштерә алалар. 

Татарстанлылар гадиләштереп теркәү өчен гаризаны күп функөияле үзәкләрдә бирә алалар. Теркәү өчен паспорт һәм җир участогы документлары кирәк булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International