18 августта 15.00 сәгатьтә Балерина фонтаны янында, шәһәрнең туган көненә багышлап, "Мин Лениногорскины яратам" дигән бәйрәм концерты булачак. Концертта шәһәр һәм районның үзешчән артистлары катнашачак.
Чираттагы Ишегалды бәйрәмен 9нчы ТОС һәм "Жилищник" җәмгыяте Тукай урамы. 16нче ишек алдында үтте.
12 августта Лениногорск муниципаль районында «Озак вакытка исәпләнгән карау системасы» проектын гамәлгә кертү кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә» социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән чираттагы дәрес узды. Укыту семинарлары циклыннан икенче дәрес шулай ук аз хәрәкәтләнүче балаларны карауны оештыруга багышланган иде.
12 августтан 31 октябрьгә кадәр Лениногорск муниципаль районында Бөгелмә-Лениногорск автомобиль юлының 7,5-9,4 чакрым участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу юлда ремонт эшләре планлаштырылган.
ТР Гидрометүзәк мәгълүмталары буенча, 14 августта республика территориясендә томан көтелә.
Татарстан Росреестры, үз карамагындагы күчемсез милек объектлары белән шәхси катнашмыйча сату-алу эшләрен тыярга теләүче гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны арту сәбәпле, тиешле гаризалар бирү тәртибен аңлата.
Шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәне Ушакова Клавдия Ивановна шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
12 август көнне шәһәрнең Бораулаучылар паркында 7нче ТОС (баш предприятиесе - "ЛениногорскРемСервис") һәм "Оникс" җәмгыяте ишегалды бәйрәме үткәрде.
Милекче рөхсәтеннән башка, милекче хокукын теркәүгә документларны дистанцион рәвештә тапшыру мөмкин түгел. Иртәгәдән күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәргәндә квалификацияле көчәйтелгән электрон култамга (ЭП) куллану тәртибен җайга салучы закон үз көченә керә. Яңа кагыйдәләр мондый килешүләрне күчемсез милек хуҗасының язма ризалыгы белән генә төзү мөмкинлеген билгели.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 13 августта республика территориясендә аязучан болытлы һава торышы булачак, кыска вакытлы яңгыр көтелә.