12 августта Лениногорск муниципаль районында «Озак вакытка исәпләнгән карау системасы» проектын гамәлгә кертү кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә» социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән чираттагы дәрес узды. Укыту семинарлары циклыннан икенче дәрес шулай ук аз хәрәкәтләнүче балаларны карауны оештыруга багышланган иде.
Дәрестә социаль хезмәткәрләр төп гериатрик синдромнар, өйдә куркынычсыз мохит оештыру белән таныштылар. Дәреснең гамәли өлешендә тренер Ахметшина Венера тәрбияләнүчене урын өстендә ашатуны оештыру, позицияләү кагыйдәләренә өйрәтте. Мондый күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен сыйфатлы карау тәэмин итәргә тиеш.