10 август көнне 15 сәгатьтә "Лениногорскның мәдәни мохите» проекты һәм Бөтенроссия балачак куркынычсызлыгы көне кысаларында М.Фомин һәйкәле янындагы скверда «Исәнме балачак» дигән күңелле бәйрәм узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртеп коруның үсешен һәм аның тотрыклы темпларын билгеләп үтте. Ведомство тарафыннан Россия Федерациясенең 85 субъектында уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аларның 20%ында IT үсешенең һәм АПКга технологик алымнар кертүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, ә төбәкләрнең 29%ында күрсәткечләр уртача.
Шимбә көнне шәһәрдә Физкультурачы көне узды. "Юность" стадионында күп төрле спорт уеннары узды. "Яшел фитнес", стритболл, кроссфит, скандинавча йөрү - һәркем үзе теләгән спорт төрендә катнашты.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 12 августта республика территориясендә көчле җил, яшен һәм яңгыр көтелә.
"Форпост» яшьләр үзәге активистлары тарафыннан юл – транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 14-30 яшьлек яшьләрнең үлем-китем очракларын киметүгә юнәлдерелгән акция уздырылган.
Туй - ул бер-берсен яратучы һәм яшь гаиләңен туган көнен билгеләп үтүче ике кешенең тормышында көтеп алынган мизгел. Мондый мөһим чарага әзерлек аны үткәрү датасына кадәр үк башлана, ул очраклы рәвештә генә түгел, ә күп кенә тышкы факторларны исәпкә алып сайлана. Аларга сынамышлар, астрология фаразлары, ай һәм көнчыгыш календаре, кияү белән кәләшнең туган көне, елның бәхетле даталары керә.
Корбан Гаете уңаеннан шәһәрдә "Мәхәббәт" паркында бәйрәм узды.
Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле мөселманнар! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Әлеге көн — мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, ул үзара хөрмәткә чакыра, кешеләрне, гаиләне берләштерә.
Республика Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән киңәшмә үткәрде.
Шәһәр башкарма комитеты хәбәр итә: Сельхозтехника урамында юл ясау-ремонт эшләре бара.