Шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәне Ушакова Клавдия Ивановна шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Клавдия Ивановна ОРС системасында эшләгән, аның 50 ел хезмәт стажы бар, бик күп Рәхмәт хатлары һәм бүләкләргә ия ул.
Юбилярны 6нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова һәм шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. "Без сезнең белән горурланабыз", - диде Гөлфирә Мәҗитовна һәм юбилярга Россия Президенты В.В. Путинның Когтлау хатын тапшырды.