Әлеге вакытка барлык гомумии белем бирү учреждениеләрендә мәктәптә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче билгеле бер кагыйдәләр урныштырылган.
Иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Белем көне килеп җитте. Гадәттәгечә, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында бәйрәм чаралары – тантаналы линейкалар уза, беренче кыңгырау чылтырый. Балаларны яраткан укытучысы көтә. Һәм менә бусагада Яңа уку елы!
2 сентябрьдә 14нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Лениногорскиның үзәк урамында "Җәяүле-кичүгә" профилактик акциясендә катнашты.
«БЕЗНЕҢ ИШЕГАЛДЫ» - күпкатлы йортларны төзекләндерү буенча республика программасы. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, 2020-2022 елларда республикада барлык күпкатлы территориясе төзекләндереләчәк, аңа 2014 елга кадәр төзелгән йортлар керә.
Лениногорск районы шәһәр һәм авыл китапханәләрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган китап күзәтүләре, әңгәмәләр, туган як сәгатьләре үткәрелде.
Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 3 сентябрьдә республика территориясендә кыска вакытлы яңгыр көтелә.
Быел Лениногорскиның 5нче мәктәбе 65 еллыгын билгеләп үтәчәк, Белем көненә багышланган тантаналы линейка әлеге түгәрәк датага багышланган иде.
2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде.
Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин.
Бүген районның барлык уку йортларында тантаналы линейкалар үтте. Анда мактаулы гражданнар, башкарма комитет җитәкчеләре, депутатлар катнашты. Быел Лениногорскида мәктәпләрдә 8мең 500 дән артык укучы белем алачак, шуның 1 мең тирәсе беренче сыйныф укучылары.