Лениногорскиның 5нче мәктәбендә белем көненә багышланган тантаналы линейка үтте

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Быел Лениногорскиның 5нче мәктәбе 65 еллыгын билгеләп үтәчәк, Белем көненә багышланган тантаналы линейка әлеге түгәрәк датага багышланган иде. 

Белем көне белән котларга кунаклар: район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге Советы Аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов, атказанган нефтьче, Лениногорскиның мактаулы гражданины Рәис Галиуллин һәм башкалар килгән иде. 

Тантаналы линейканы мәктәп директоры Галина Новичкова ачып җибәрде, укучыларга уңышлар теләде, бер төркем укытучыга Грамоталар тапшырды. 

Район башлыгы исеменнән укучылар һәм укытучыларны район Башлыгы киңәшчесе Петр Гринь котлады. 

 Әлеге уку елында мәктәп бусагасын 54 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Алар үзләренең шигырьләрен сөйләделәр. Беренче кыңгырау чыңлагач, сыйныф бүлмәләренә таралдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International