Районның барлык уку йортларында тантаналы линейкалар үтте

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген районның барлык уку йортларында тантаналы линейкалар үтте. Анда мактаулы гражданнар, башкарма комитет җитәкчеләре, депутатлар катнашты. Быел Лениногорскида мәктәпләрдә  8мең 500 дән артык укучы белем алачак, шуның 1 мең тирәсе беренче сыйныф укучылары.

12нче лицейда узган белем көнендә район Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбибов  катнашты. Алар укучыларга  теләкләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр.Нурислам Хәбибов Татарстан Президентының котлау сүзләрен укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International