«БЕЗНЕҢ ИШЕГАЛДЫ» - күпкатлы йортларны төзекләндерү буенча республика программасы. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, 2020-2022 елларда республикада барлык күпкатлы территориясе төзекләндереләчәк, аңа 2014 елга кадәр төзелгән йортлар керә.
Моның өчен 18 торак пунктта күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында анкеталаштыру үткәреләчәк, алар: Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшен Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Васильево, Осиново, Камские Поляны, Җәлил. Анкеталаштыру 8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.
Анда яшәүчеләргә анкета тутырып, аны махсус әрҗәгә салырга тәкъдим итәчәкләр. Әлеге әрҗәләр участок сайлау коммиссиясе урнашкан бинада урнашкан, тик тавыш бирү залында түгел.
Анкеталар фатирлар буенча алдан, 2 - 6 сентябрь аралыгында таратылачак. Тутырган анкетаны үзең белән 8 сентябрьдә алырга кирәк булачак, әгәр кеше аны онытып калдырган булса, ул аны урында тутыра ала (аны табарга волонтёрлар ярдәм итәчәк).
Анкетада бары бер сорау булачак: катнашучы ишегалдын төзекләндерүнең мөһимлеген унбаллы шкала буенча күрсәтергә тиеш, шулай ук ул урам һәм йорт номерын күрсәтергә кирәк булачак.