Иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Белем көне килеп җитте. Гадәттәгечә, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында бәйрәм чаралары – тантаналы линейкалар уза, беренче кыңгырау чылтырый. Балаларны яраткан укытучысы көтә. Һәм менә бусагада Яңа уку елы!
12нче лицейда 2 сыйныфта лицейның яшь инспекторлары профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова белән берлектә агитацион - профилактик чара үткәрделәр. Ул юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерүгә багышланган иде.