Лениногорск муниципаль районында халык арасында, шул исәптән йөкле хатыннар арасында йогышлы авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән төрле чаралар гамәлгә ашырыла. Иммунопрофилактика йогышлы патологиягә каршы көрәштә алдынгы урынны алып тора. Иммунологик принципларга нигезләнгән профилактика һәм дәвалау балалар үлеме санын киметүнең, халыкның барлык яшь төркемнәренең яшәү дәвамлылыгын арттыруның һәм тормыш сыйфатын яхшыртуның хәлиткеч чарасы булып тора. Профилактиканың кешеләр сәламәтлеген саклауның иң нәтиҗәле һәм экономияле ысулы булуы яхшы билгеле.
20 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе” старт ала. Ике көн эчендә республиканың авыл яшьләре бизнесны планлаштыру, нәтмиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 14 сентябрьдә республика территориясендә аязучан болытлы һава торышы саклана.
Газ җиһазларының төзексезлеге фаҗигагә китерергә мөмкин, ләкин куркынычсызлык кагыйдәләрен белсәң һәм үтәсәң, зур һәм кечкенә бәла-казаларны кисәтергә мөмкин. Газның төсе дә, исе дә юк.
26 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында, өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәшләр ала алачаклар.
"Логос" белгечләре һәм активистлары "Экстремизмга - юк" темасына төрле чаралар үткәрделәр. Урамда белешмәлекләр тараттылар, сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышында катнашу һәм башкалар.
Лениногорскиның 10нчы балалар бакчасында юл иминлегенә багышланган чара үтте. Ул әзерлек төркеменә йөрүчеләр өчен әзерләнгән иде, чарада "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова да катнашты. Балаларга яктылык кайтаргыч элементлар наборын бүләк итте.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 13 сентябрьдә республика территориясендә томан көтелә.
Лениногорск муниципаль районында грипп һәм ОРВИны профилактикалау юнәлешендә төрле чаралар үткәрелә. Нәтиҗәле чараларның берсе - халыкка гриппка каршы прививкалар ясау.
2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 500 нче сабый тууы рәсми рәвештә теркәлде.