Лениногорск муниципаль районында халык арасында, шул исәптән йөкле хатыннар арасында йогышлы авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән төрле чаралар гамәлгә ашырыла. Иммунопрофилактика йогышлы патологиягә каршы көрәштә алдынгы урынны алып тора. Иммунологик принципларга нигезләнгән профилактика һәм дәвалау балалар үлеме санын киметүнең, халыкның барлык яшь төркемнәренең яшәү дәвамлылыгын арттыруның һәм тормыш сыйфатын яхшыртуның хәлиткеч чарасы булып тора. Профилактиканың кешеләр сәламәтлеген саклауның иң нәтиҗәле һәм экономияле ысулы булуы яхшы билгеле.
Йөклелек буенча исәпкә кую өчен хатын-кызлар консультациясенә килгәндә, һәр хатын-кыз гадәттә бала чакта кичергән авырулары турында хәтерләми.
Табиблар йогышлы авыруга антитәнчекләр булуны ачыкларга мөмкинлек бирә торган лаборатор тикшеренүләрне билгелиләр. Шушы мәгълүматлардан чыгып, йөкле хатынга киләчәктә вакцинация үткәрү турында карар кабул ителә. бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
Йөклелек вакцинация үткәрүгә каршы түгел.
Вакцинация йөклелекнең I триместрында үткәрелми, тик эпидемия вәзгыяте вакцина кертүне таләп иткән очракта да, вакцинация рөхсәт ителгән, тик «тере» вакциналардан тыш, барлык вакциналар да кертелергә мөмкин (гриппка каршы, көнкүреш, пневмокококкка каршы).