2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 500 нче сабый тууы рәсми рәвештә теркәлде.
Юртаев Евгений Михаил улы белән Мария Александр кызы гаиләсендә Ника исемле кызлары дөньяга килде. Ника - ул грек исеме. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата – аналарны шатлыклы вакыйга белән котлап кызлары тормышындагы беренче һәм иң төп документны - туу турындагы таныклыкны һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Сабыйга чын күңелдән нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!