Лениногорскиның 10нчы балалар бакчасында юл иминлегенә багышланган чара үтте. Ул әзерлек төркеменә йөрүчеләр өчен әзерләнгән иде, чарада "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова да катнашты. Балаларга яктылык кайтаргыч элементлар наборын бүләк итте.