21 сентябрьдә Казанда беренче тапкыр SKAZ.KA милли мультимәдәни фестивале узачак. Чара Татарстанның бай тарихын сөйләргә, аның мәдәниятен һәм традицияләрен күрсәтергә тиеш.
2019 елның 22 сентябрендә Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы тәкъдиме буенча Россия шәһәрләре Европа мобильлек атнасы кысаларында (16-22 сентябрь) ел саен уздырыла торган «Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне» акциясенә кушыла.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә узган атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
14 сентябрьдә "Яшьлек" спорт комплексында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында җиңел атлетика ярышлары үтте. Иң яхшы нәтиҗәләрне «ЛУТР», «Горгаз», «НГДУ», «Витязь» и «УДМСиТ» предприятиеләре күрсәтте.
13 сентябрь көнне Тукай урамы, 24 нче йорт ишегалдында «Ровесник яшүсмерләр клублары берләшмәсе» «Яшьләр экстремизмга һәм терроризмга каршы»акциясе үткәрелде.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 16 сентябрьдә республика территориясендә аязучан һава торышы көтелә.
«Лениногорск политехник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында 2019 елның 12-13 сентябрендә инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» V милли һөнәри осталык чемпионатының региональ этабы узды.
Лениногорскида Тукай урамы,24 адресы буенча яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Әлеге мәйданчык Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика социаль программасы кысаларында төзелде.
"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе барышында Лениногорск мәшгульлек үзәге белгечләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка бардылар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 4 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр беренче мәртбә Агросәнәгать комплексы атналыгын үткәрүне планлаштыра, ул тармак профессионаллары, башкала халкы һәм кунаклары өчен эшлекле, махсус һәм массакүләм-мәдәни чараларны үз эченә ала. АПК атналыгын әзерләү мәсьәләләре буенча бүген Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев белән фикер алыштылар, Алексей Гордеев чараны хуплады һәм анда катнашуга әзер булуы турында ышандырды.