13 сентябрь көнне Тукай урамы, 24 нче йорт ишегалдында «Ровесник яшүсмерләр клублары берләшмәсе» «Яшьләр экстремизмга һәм терроризмга каршы»акциясе үткәрелде.
Акция барышында экстремизм, терроризм, экстремизм төрләре һәм экстремизмга каршы тору турында гомуми төшенчәләр белән белешмәлек таратылды. Шулай ук Яшьләр белән әңгәмәләр үткәрелде, аларда гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре һәм катлаулы хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды.