Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә узган атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Лениногорск РУЭСы җитәкчесе Булат Әхмәдуллинга «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хаты тапшырудан башланды. Район башлыгы аңа нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

Җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында сөйләделәр.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашучыларның игътибарын кышкы ягулык сезонына, янгын куркынычсызлыгы, юлларны һәм тротуарларны сыйфатлы ремонтлауга, республика һәм федераль программаларны вакытында үтәүгә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International