«Лениногорск политехник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында 2019 елның 12-13 сентябрендә инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» V милли һөнәри осталык чемпионатының региональ этабы узды.
Һөнәри ярышлар өч яшь категориясендә узды: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр. Конкурс биремнәре берничә модульдән торды, аларны үтәүгә 4 сәгать вакыт бирелде. Чемпионат Татарстан Республикасының 5 шәһәреннән 15 катнашучыны берләштерде. Конкурсантларның осталыгын Түбән Кама, Яр Чаллы, Актаныш, Нурлат, Лениногорск шәһәрләреннән 7 эксперт бәяләде. Ярышлар алдыннан барлык экспертлар да әзерлек һәм йомгаклау аттестациясен уздылар.
Тантаналы шартларда чемпионатның региональ этабын ачу узды. Көллият директоры Рөстәм Минязев катнашучыларны котлады һәм чемпионатта катнашучыларга ярышларда уңышлар теләде. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.