Аналог телетапшыруын өзәргә нәкъ 10 көн калды! 14 октябрьдә Республика санга күчәчәк. Цифрлы телевидениегә тоташу һәм телетапшыруларны хәзер үк югары сыйфатта карау өчен, барысын да алдан ук җиһазлар сатып алырга чакырабыз!
Лениногорск мэриясендә Россия Федерациясенең хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фидаил Хәернасов үткәрде.
Бергә тормыш итүгә ун ел тулу - яшь гаилә өчен чын мәгънәсендә беренче түгәрәк дата. Бу көнне дуслар, балалар һәм ата-аналар белән бергә билгеләп үтү бик мөһим. 2019 елның 2 октябрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Семенова Анастасия тантаналы рәвештә «Гөлчәчәк» юбилярларны – Кузнецов Роман белән Юлияне котлады.
2018 елдан икенче бала туган яки уллыкка алынган аз керемле гаиләләргә Россия Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан айлык түләүне гамәлгә ашыра. Түләү бала яшь ярымга җиткәнче бирелә. Түләү күләме баланың гаилә яши торган төбәгендә яшәү минимумына тиң.
Мәдәният сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.Укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф хезмәткәрләрен музыка белән каршы алдылар. Сәхнәдән алар өчен җыр-биюләр башкарылды.
ТР Гидрометүзәк мәгүлүматлары буенча, республика территориясендә урыны белән яңгыр көтелә.
Лениногорскида 5 октябрьдә Югары Каран авылында "Алмакай" ат утарында “Аударыш” уенының республика чемпионаты үткәреләчәк.
Беренче октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул моннан 20 ел элек Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча билгеләнгән.
Халыкара өлкәннәр көне - ул бөтен дөнья буенча өлкән гражданнар өчен үзенчәлекле көн. Әлеге бәйрәм кысаларында «Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик - педагогик ярдәм үзәгендә 2019 елның 25 сентябреннән 1 октябренә кадәр әлеге датага багышланган чаралар узды. 10 нчы мәктәптә сыйныф сәгатьләре узды, анда балаларга өлкән яшьтәге кешеләргә карата мөнәсәбәт турында сөйләштеләр, өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар һәм ярдәмнең әһәмиятен тойдылар. Дәресләрдә яшь кешеләр, киләчәктә аларның да олы яшьтә булачагын аңлап, бәхет, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлауны башкару мәсьәләләренә багышланган иде.