ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 5 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә: аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез, көндез яңгыр.
Хөрмәтле укытучылар, ветераннар һәм педагогик хезмәткәрләр!Сезне һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.
10 нчы мәктәп базасында «Россиянең Сәламәтлек укытучысы – 2019»X Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста 12 гомуми белем бирү учреждениесеннән 12 укытучы катнашты.
Аналог телетапшыруын өзәргә нәкъ 10 көн калды! 14 октябрьдә Республика санга күчәчәк. Цифрлы телевидениегә тоташу һәм телетапшыруларны хәзер үк югары сыйфатта карау өчен, барысын да алдан ук җиһазлар сатып алырга чакырабыз!
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре үзләренең хезмәт ветераннарын Өлкәннәр көне белән котладылар. ГХАТ хезмәтенә багышланган еллары, туган шәһәре һәм районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм озын бәхетле тормыш теләделәр.
3 октябрь көнне мәдәният сараенда халык коллективлары өчен балалар концерты булып узды.
Лениногорскида урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йортларында укучы студентлар өчен туристик слет узды.Бу хакта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге тарафыннан 1999 елның 1 октябреннән 16 октябренә кадәр гриппны профилактикалау буенча " кайнар линия» оештырылды.
Лениногорск шәһәре прокуратурасы Лениногорск районында элек хөкем ителмәгән 47 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 2 өлешендә (зур күләмдә наркотик матдәләр сату максатыннан башка законсыз саклау) һәм РФ Җинаять кодексының 231 маддәсенең 2 өлеше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
2 нче октябрь көнне 13 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Җәяүлеләргә беренче сыйныф укучыларын багышлау «бәйрәме узды. Башлангыч сыйныфлар өчен, педагог-оештыручы Л.Грачева һәм звр А. Сергеева җитәкчелегендә, ЮИД отряды белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә багышланган «Күңелле Чат» уены оештырылды.