Лениногорск мэриясендә Россия Федерациясенең хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фидаил Хәернасов үткәрде.
Мөрәҗәгать итүчеләр арасында Төньякта эшләгән вакытта һөнәри авыруны алган кеше бар иде. Мөрәҗәгать итүчегә Фидаил Рурикович алдагы гамәлләр турында тәфсилле аңлатмалар бирде.
Гражданнарны кабул иткәннән соң, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Михайлова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк катнашында «соры» хезмәт базары мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды.