Беренче октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул моннан 20 ел элек Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча билгеләнгән.
Бу көнне «Форпост» яшьләр үзәге активистлары өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котладылар, аларга үз куллары белән ясаган котлау открыткалары тапшырдылар.